+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Нефтекамада укучыларны шәп сыйлыйлар!

Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Нәтиҗәле һәм көндәшлекле икътисад” гомумдәүләт проекты кысаларында республика мәктәпләрендә күләмле проект гамәлгә ашырыла.

Нефтекамада укучыларны шәп сыйлыйлар!Нефтекамада укучыларны шәп сыйлыйлар!
Нефтекамада укучыларны шәп сыйлыйлар!

Уфа шәһәренең 2нче республика полилингваль күпфункцияле гимназиясендә “Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2025” Бөтенрусия конкурсының республика этабы үтте.

“Иң яхшы шәһәр мәктәбе ашханәсе” номинациясендә Нефтекама шәһәренең 2нче мәктәбе җиңү яулады. Алар Башкортстанны федераль этапта тәкъдим итәчәк. Нефтекама мәктәптә балаларны тукландыруны оештыру буенча лидер булып тора. Алар инде өченче тапкыр республика этабында беренче урынны яулады.

Мәктәп туклануын оештыруда иң мөһиме – хезмәтләндерү сыйфатын яхшырту, ризык әзерләгәндә прогрессив чаралар куллану һәм әзерләнүче азык-төлекнең сыйфаты яхшы булу. Бу балаларның чирләмәвенә профилактика булып тора, аларның арымавын, азманча тормышка яраклашуын тәэмин итә.

Фото: Администрация городского округа город Нефтекамск Республики Башкортостан

Автор:Резида Валитова
Читайте нас