Чарада 300дән артык кеше катнашты. Волонтерлар Кандракүлнең 2,5 км яр буйларын тулысынча чистартты, 120 капчык төрле чүп-чар җыелды: алар - пластик шешәләр, төрү материаллары, пыяла калдыклары һәм башка предметлар.
Моннан тыш, экологик тематикага викторина, “Курай чәчәге” флешмобы үтте, чарада катнашучылар кайнар чәй һәм карабодай боткасы белән сыйланды.
Фото: национальныепроекты.рф