+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бөре - Тастүбә - Сатка юлы ремонтлана

Башкортстанның Караидел һәм Мишкә районнарында Бөре - Тастүбә - Сатка юлын ремонтлый башладылар.

Бөре - Тастүбә - Сатка юлы ремонтланаБөре - Тастүбә - Сатка юлы ремонтлана
Бөре - Тастүбә - Сатка юлы ремонтлана


Республика терәк юл челтәренә керүче трассаны яңарту ил Президенты гәмәлгә куйган «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты буенча алып барыла.

4,3 километр озынлыктагы участокта (Дәвеш – Сөендек) өслекне яңартачаклар, юл кырыйларын ныгытачаклар һәм билгеләр ясаячаклар, дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Әлеге трассаның әһәмияте Уфа белән Башкортстанның төньяк-көнчыгышын бәйләве белән аңлатыла. Моннан тыш, аның буенча Чиләбе һәм Свердловск өлкәләренә дә чыгарга мөмкин. Трасса буйлап тәүлегенә 3 меңгә якын машина уза.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас