+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Нефтекама - Яңавыл юлында ремонт эшләре башланды

Әлеге эшләр ел ахырына кадәр тәмаманачак.

Нефтекама - Яңавыл юлында ремонт эшләре башландыНефтекама - Яңавыл юлында ремонт эшләре башланды
Нефтекама - Яңавыл юлында ремонт эшләре башланды

Краснокама районында Нефтекама — Яңавыл юлын ремонтлау башланды. Эшләр Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.

Кувакино бистәсе янындагы 1,2 километр озынлыктагы участокны ремонтлауга 25,4 миллион сум бүлеп бирелгән. Биредә асфальт-бетонны яңартачаклар, юл читләрен ныгытачаклар һәм билгеләр куячаклар. Эшләр ел ахырына кадәр тәмамланачак.

"Трасса республиканың терәк юл челтәренә керә. Яңавыл - Башкортстанның төньяк капкасы, мөһим транспорт төене. Монда Горький тимер юлының тимер юл станциясе урнашкан. Биредә шулай ук „Росинка“, „Бригантина“, „Орленок“ кебек балалар сәламәтләндерү лагерьлары да күп. Шуңа күрә бу юлны норматив хәлгә китерү мөһим", - диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Агымдагы елда «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында төбәкнең терәк юл челтәренең 83 участогын ремонтлау планлаштырылган. Аларның гомум озынлыгы - 280 километр. Бу — Уфа-Инҗәр-Белорет, Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорск, Магнитогорск-Ира, Борай-Иске Балтач-Куеда, Белорет-Учалы-Миасс һәм башка юллар.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас