+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Мәктәпләргә яхшы юллар илтсен!

«Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты нәтиҗәсендә быел илдә гомум озынлыгы 3 000 километр булган 854 юл объекты тәртипкә китереләчәк, алар мәгариф учреждениеләренә алып бара.  

Мәктәпләргә яхшы юллар илтсен!Мәктәпләргә яхшы юллар илтсен!
Мәктәпләргә яхшы юллар илтсен!

— Күпчелек объектлар шушы елның 1 сентябренә төгәлләнәчәк, - дип хәбәр итте Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин. - Яхшы юл өслеге, уйланылган җәяүлеләр кичүләре, яктырту һәм кирәкле билгеләр авария куркынычын киметә. Моннан тыш, уңайлы юл мәктәп автобусларының эшен җиңеләйтә.

Русия транспорт министры Роман Старовойт сүзләренә караганда, былтыр мәктәп һәм балалар бакчалары янындагы 3 100 километр юл ремонтланган.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты гамәлдә булган 6 ел эчендә уку йортлары янында 5 меңнән артык объект яңартылган. Хәзер эш «Тормыш өчен инфраструктура» яңа гомумдәүләт проекты кысаларында дәвам итә.

Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Костюченко билгеләп үткәнчә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы юлларны ремонтлау төбәк проект-офислары белән бергә алып барыла: әгәр төбәктә мәгариф учреждениесе төзелә яисә яңартыла икән, аңа юл да төзекләндерелә.

Башкортстанда былтыр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында 211,5 чакрымнан артык юл норматив хәлгә китерелгән, алар арасында уку йортларына алып баручы юллар да бар.

Быелга планнарда — 1 000 км чамасы юлны яңарту. Төбәк башкаласында мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына илтүче юлларны «Белемгә юл» программасы буенча ремонтлыйлар. Быел бу максатларга шәһәр бюджетыннан 112 миллион сум бүлеп бирелгән.

Фото Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас