+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфа мәктәпләре янында юллар ремонтлана

Башкортстанда мәктәпләргә илтүче юллар ремонтлана.

Уфа мәктәпләре янында юллар ремонтланаУфа мәктәпләре янында юллар ремонтлана
Уфа мәктәпләре янында юллар ремонтлана
«Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты нәтиҗәсендә быел илдә гомум озынлыгы 3 000 км булган 854 юл объекты тәртипкә китереләчәк, алар мәгариф учреждениеләренә алып бара. Күпчелек объектлар шушы елның 1 сентябренә төгәлләнәчәк, дип хәбәр итте Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин.

Башкортстанда былтыр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында 211,5 чакрымнан артык юл норматив хәлгә китерелгән, алар арасында уку йортларына алып баручы юллар да бар.
Быелга планнарда — 1 000 км чамасы юлны яңарту. Төбәк башкаласында мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына илтүче юлларны «Белемгә юл» программасы буенча ремонтлыйлар. Быел бу максатларга шәһәр бюджетыннан 112 миллион сум бүлеп бирелгән.

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев сүзләренә караганда, гомум озынлыгы 10,5 километрдан артык булган 81 участокта ремонт эшләре башланган. Хәвефсезлеккә аерым игътибар бирелә: шәһәрдә 40 яңа «җәяүлеләр кичүе» билгесе урнаштырылачак, 13 искергән билге алмаштырылачак, яктырту җайга салыначак һәм тротуарлар төзекләндереләчәк.

Ратмир Мәүлиев ассызыклаганча, яңарту эшләре агымдагы елның 15 августына – яңа уку елы башына тәмамланырга тиеш.

Фото: Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас