2018 елның 7 маенда Русия Президенты Владимир Путин “2024 елга кадәр чорга Русия Федерациясе үсешенең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында” Указга кул куйды. Хәзер исә илдә гомумдәүләт проектлары 15 юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Шушы еллар эчендә әлеге башлангыч республикадагы зур шәһәрләрдән алып, төпкелдә урнашкан кечкенә авылларны да колачлады.
Караидел районында 150дән күбрәк кеше “Экология иминлеге” гомумдәүләт проекты чикләрендә оештырылган “Хәтер бакчасы” акциясендә катнашты.
Ата-бабаларның батырлыгын тирән хөрмәт итү символына әверелгән чара урманчыларны, хакимият хезмәткәрләрен, хезмәт коллективлары вәкилләрен, студентларны һәм волонтерларны берләштерде.
Акциядә катнашучылар дүрт гектар мәйданда 18 мең төп яшь агач утыртты. Шул исәптән 3,5 гектар мәйданда — 16 мең чыршы үсентесе һәм 0,5 гектар мәйданда — 2 мең нарат үсентесе.
– “Хәтер бакчасы” – ул яңарыш, табигатьне яңарту, безнең хәтер символы. Караидел районы халкына акциядә актив катнашкан өчен рәхмәт белдерәбез. Бүген тагын бер тапкыр безнең көчебез бердәмлектә булуына инандык! – дип билгеләде Караидел урман хуҗалыгы директоры Рәүф Гафаров.
“Хәтер бакчасы” акциясендә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен проектның интерактив картасында китерелгән уңайлы локация сайларга һәм теркәлергә кирәк. Бөтен кирәкле инвентарь һәм утырту материалын оештыручылар тарата.
“Озын һәм актив тормыш” гомумдәүләт проектына ярашлы, Күгәрчен районының Морак үзәк район дәваханәсенә күчмә “РЕНТЕКС” рентген-аппараты алынган. Бу җиһаз шифаханә палаталарында һәм башка махсуслаштырылмаган биналарда рентгенография тикшерүләрен үткәрү өчен кирәк.
Аппарат конструкциясе аны җиңел күчереп йөртү мөмкинлеге бирә. Бу — табибларга экспресс-диагностика үткәрү өчен зур мөмкинлек. Ашыгыч очракларда белгечләр патологияне тиз арада ачыклый ала.
Былтыр “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” программасына ярашлы, Стәрлетамак шәһәрендә Киров исемендәге парк төзекләндерелә башлады. Хәзер эш яңыртылган “Яшәү өчен инфрастуктура” гомумдәүләт проекты буенча дәвам итә, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында.
Гомумдәүләт проектыннан алган ярдәм паркта яктырту корылмалары, кече архитектура сыннары куярга, “Тынычлык атомы” һәйкәлен, фонтанны яңартырга мөмкинлек бирә, арт-объект төзү көтелә. “Өч каз” дип аталган архитектура композициясе дә барлыкка киләчәк.
– Бу тыныч, рәхәт итеп ял итү урыны булачак, ул шәһәрнең тарихи өлешендәге үзенчәлекле мохитне тулыландырып торачак, – ди Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Эмиль Шәймәрданов.
Ике күчмә хирургия яктырткычы Бакалы үзәк район дәваханәсенә “Озын һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты буенча озатылды.
Яңа җиһаз операция өстәлен яктырту өчен хезмәт итә, билгеләнгән температураны саклап, яктыртуны көйли, яктылыкның югары сыйфатын, инфракызыл һәм ультрашәмәхә нурланыш булдырмауны, яктырту блокларының җиңел хәрәкәт итүен тәэмин итә.
Быел республиканың медицина учреждениеләре өчен 4,5 меңнән күбрәк җиһаз һәм 99 машина сатып алу планлаштырыла. Моннан тыш, төбәктә 6 поликлиника ачылачак, тугыз медицина учреждениесе ремонтланачак һәм 134 берәмлек модульле корылма куелачак. “Озын һәм актив тормыш” гомумдәүләт проектының төп максаты – гражданнарның гомерен озайту һәм яңа күрсәткечләргә ирешү.
– “Экология иминлеге” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында республика урманчылары барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, төбәк урманнарында янгын куркынычы булган хәлне кисәтә. Мисал өчен, үтеп керү кыен булган урыннарда урманчыларга авиация ярдәмгә килә, — дип ассызыклады Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.
Спикер сүзләренчә, һавадан патрульлек итү янгын хәвефе классын һәм метеорология мәгълүматларын исәпкә алып башкарыла. Әгәр янгын хәвефе классы күтәрелсә, патрульгә биш һава судносы җәлеп ителә, алар Уфада, Белоретта һәм Бөрҗән районында урнашырга мөмкин. Моннан тыш, республика территориясе тулысынча космостан күзәтелә, ә Урал аръягының янгын хәвефе аеруча зур булган районнарында “урман саклаучы” дистанцион видеокүзәтү камераларыннан килгән мәгълүмат алына. Бу эш тәүлек буе алып барыла.
Шулай ук ведомство җитәкчесе билгеләп үтүенчә, урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозучыларга янгынга каршы махсус режим вакытында җитди административ штраф яный. Физик берәмлекләр өчен ул — 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, вазыйфа биләүчеләр өчен — 60 мең сумнан 90 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен 600 мең сумнан миллион сумга кадәр каралган. Ә кайбер очракларда җинаять эше кузгатылырга да мөмкин.
Хәйбулла районында Таналык елгасы аша күпердә 42 терәк монтажланды. 131 метр озынлыктагы корылмага капиталь ремонт “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты чикләрендә башкарыла. Күпердә барлыгы 49 матча кую планлаштырыла.
– Күпер Акъяр – Новочеркасск – Ырынбур өлкәсе чигендәге юлда урнашкан. Бу — ике төбәк арасында транспорт бәйләнешен тәэмин итүче мөһим транспорт артериясе. Таналык елгасы аша күпер авария хәлендә иде, шуңа 2024 елда подрядчы оешма капиталь ремонт башлады. Күпердәге барлык эшләрне быел тәмамлау күзаллана, – диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
2025 елда Башкортстанда “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты чикләрендә гомум озынлыгы 1150 метр тәшкил иткән 11 күпер корылмасы норматив хәлгә китереләчәк. Аларның 10сы төбәк һәм муниципаль әһәмияттәге юлларда урнашкан. Эшләр Кырмыскалы, Хәйбулла, Белорет, Салават, Караидел һәм башка районнарда үткәреләчәк. Алар арасында иң зур объект — Дүртөйле районында Агыйдел елгасы аша күпер. Аның озынлыгы 745 метр тәшкил итә.
Гөлия Гәрәева әзерләде.