+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Энергетикта иҗтимагый территория төзекләндерелә

Нефтекама шәһәр округының Энергетик авылында иҗтимагый территорияне төзекләндерү башланды. Эшләр “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла, дип хәбәр иттеләр шәһәр хакимиятендә.

Энергетикта иҗтимагый территория төзекләндереләЭнергетикта иҗтимагый территория төзекләндерелә
Энергетикта иҗтимагый территория төзекләндерелә

Территориядә җәяүлеләр зонасы ясала, фонарьлар һәм кече архитектура формалары урнаштырыла. Төзекләндерелгән территория иҗтимагый тормыш үзәге, очрашулар, бәйрәмнәр һәм мәдәни чаралар үзәге булачак.

«Энергетик авылының ничек үзгәрүен күзәтәчәкбез. Шунысын билгеләп үтү мөһим: "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы ярдәмендә Нефтекама шәһәрендә күпсанлы иҗтимагый территорияләр төзекләндерелде, һәм бу әле эшнең башы гына. Безнең һәрберебез туган шәһәребезне үзгәртүгә үз өлешен кертә ала. Шәһәр киләчәгенә йогынты ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз - платформада үз тавышыгызны калдырыгыз. Тавыш бирү 12 июньгә кадәр уза ", - дип билгеләп үттеләр Нефтекама хакимиятендә.

Фото: национальныепроекты.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас