Тирлән урман хуҗалыгында шушы көннәрдә 25 сутый мәйданда орлык чәчкәннәр, ә хәзер мүлчәләү үткәрәләр. Кагыйдә буларак, урманчылар бу максатлар өчен кул астындагы материалны — пычкы чүбе куллана. Мүлчә туфракта дымны саклый, артык җылынырга яисә суынырга ирек бирми һәм, мөгаен, иң мөһиме — чүп үләннәренә үсәргә ирек бирми.
Әмма бу көрәштә мүлчәләү ярдәмендә генә җиңеп булмый, дип билгели белгечләр.
"Кызганычка каршы, чүп үләннәрен кырып бетереп булмый. Алардан бер тапкыр һәм мәңгегә беркем дә котыла алганы юк әле. Шуңа күрә без монда чүпне вакытында утыйбыз. Яшь үсентеләрне чүп үләненнән азат итү — бик җентекле эш, ул пөхтәлек һәм сабырлык таләп итә. Әмма нәкъ менә шушы этапта сәламәт үсентеләр формалаша, алар киләчәктә урман фондын тергезәчәк", - ди Тирлән урман хуҗалыгы директоры Владислав Филиппов.
Эшләр «Экологик иминлек» гомумдәүләт проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында алып барыла.
Фото:минлесхоз РБ