+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Урманнар күпләп тергезелә

Башкортстанда 4 мең гектарда агач үсентеләре утыртылган.

Урманнар күпләп тергезеләУрманнар күпләп тергезелә
Урманнар күпләп тергезелә
Башкортстан урманчылары, язгы планны 112 процентка үтәп, 4,1 мең гектар мәйданда агач үсентеләре утыртты. Агымдагы елга барлыгы 15,8 мең гектарны тергезү планлаштырыла, дип хәбәр итәләр Урман хуҗалыгы министрлыгында.

Шул исәптән, 935 гектарда ябык тамыр системалы үсентеләр утыртылган. Аларны туфрак субстраты булган контейнерларда үстерәләр, бу күчереп утырту вакытында ныклап үсеп китүне тәэмин итә. Эшләр «Экологик иминлек» гомумдәүләт проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарыла.

Урман хуҗалыгы министрлыгында билгеләп үтүләренчә, урман тергезүнең иң зур күләме, гадәттәгечә, урман хәзерләү интенсив алып барылучы районнарда – Белорет, Зилаер, Караидел һәм Бөрҗән районнарында башкарылган.

Үсентеләрнең үсүе планнан түбән булган урыннарда (2,33 мең гектарга) язын аларны яңадан утыртканнар.
Гомумдәүләт проектында агротехник эшләр дә каралган. 1,17 мең гектар мәйданда туфрак йомшартылган, чүп үләннәре уталган, ашламалар кертелгән.

Фото:минлесхоз РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас