Яңа техниканы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында сатып алганнар, шул исәптән «Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проекты буенча федераль акчалар җәлеп ителгән.
Төбәк җитәкчесе медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм тармакның матди-техник базасын ныгытуның мөһимлеген ассызыклады.
- Сезне Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм. Уңышлар, иминлек һәм ныклы сәламәтлек телим, – диде Радий Хәбиров. - Без медицина учреждениеләренең автопаркын даими яңартып торабыз, бу сәламәтлек саклауның беренчел звеносы эшенә бик ярдәм итә.
Аннары Башкортстан Башлыгы яңа техника мөмкинлекләре белән танышты. Үзебездә җитештерелгән «Лада Гранта», «Лада Грангус» һәм «Лада Нива Тревел» автомобильләре авыл җирендә эшләү өчен каралган. Машиналарның бер өлешен аз хәрәкәтләнүче пациентларны йөртү өчен җиһазландырганнар.
Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе республика медицина учреждениеләре автопаркын яңартуның әһәмиятен ассызыклады.
– Быел без медицина хезмәткәрләренә барлыгы 90 машина тапшырырга планлаштырабыз. Бу эш даими нигездә бара. Безнең бурыч - барлык шундый техника паркын алыштыру. Шул ук вакытта аннан чыга торган эш автомобильләренең бер өлешен без махсус хәрби операция зонасына җибәрәбез, – дип билгеләде Радий Хәбиров. - Безнең медицина тулаем алганда сыйфатлы яңартыла. Алда әле эш күп, безнең дәваханәләрне җиһазлау да модернизацияләүне таләп итә. Алга барырбыз.