

Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, биредә эшләр узган елда ук башланган. Хәзерге вакытта подрядчы өрлекләрне сүтә һәм Толбазы ягына тимер-бетон плитәләрне уң як хәрәкәт полосасы буенча алмаштыра.
Трассаның бу участогында хәрәкәт шактый киеренке, күпер аша тәүлегенә 1800дән артык машина уза. Уңайлы һәм имин хәрәкәт тәэмин итү өчен күпернең терәкләрен ремонтлау, баганаларны алмаштыру, конусларны ныгыту планлаштырыла. Күпергә 2 катлы асфальт җәеләчәк, яңа койма урнаштырылачак. Ремонт вакытында биредә хәрәкәт бер полосалы булып кала, аны светофор көйли. Ремонтны 2026 елда тәмамлау планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, быел Башкортстанда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында 735 км юлны һәм 809 м озынлыктагы 12 күперне норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
Фото: bashinform.ru