+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Юллар көзге кебек булачак

Ишембай – Воскресенское – Мәләвез юлының 10 километрлык участогы “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты ярдәмендә яңа төс алачак. Юл эшләре Верхотор белән Воскресенский арасында бара. Биредә юлчылар ком-ташлы катнашмадан, вак таш-комлы катнашма җәя, асфальт-бетоннан өске катлам сала, өслекне дә асфальт-бетон белән каплый.

Юллар көзге кебек булачакЮллар көзге кебек булачак
Юллар көзге кебек булачак
– Бу юл Ишембай һәм Мәләвез районнары авыллары халкы өчен бик мөһим транспорт артериясе. Моннан тыш, ул – туристик юнәлеш тә. Верхотор авылында XVIII гасырда ук төзелгән бакыр эретү заводы урнашкан. Ул вакытында Көньяк Уралда иң зур металлургия производстволарының берсе булган. Шуңа күрә әлеге юлны тәртипкә китерү – зур әһәмияткә ия, – ди Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Элек бу юл ком-таш өслекле булган. 2023 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча биредә капиталь ремонт башланды. 2025 елда алты километрлы участокны, ә киләсе елда тагын 4 километрын файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас