Агымдагы ел башыннан Башкортстан предприятиеләре Кытайга 7,5 мең тоннага якын рапс мае экспортлаган. Бу узган елның шушы чорына караганда 2,5 мең тоннага күбрәк, дип белдерәләр “Россельхознадзор”ның төбәк буенча идарәсендә.
Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре, гомумән алганда, төбәкнең иң эре май экстракцияләү предприятиеләре тарафыннан Кытайга озату өчен әзерләнгән үсемлек мае салынган 353 тимер юл флекситанкын тикшерделәр.
Сайлап алынган май пробалары “Россельхознадзор” карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә тиешле комплекслы тикшеренүләр узган.
"Экспертиза нәтиҗәләре буенча рапс орлыкларын эшкәртү продукциясендә хәвеф тудыручы организмнар ачыкланмаган. Барлык продукция импортер ил таләпләренә туры килә", - дип белдерәләр Башкортстан буенча “Россельхознадзор”да.
Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре Башкортстанның май экстракцияләү предприятиеләре тарафыннан Кытайга сатылган 4,958 мең тонна рапс маен контрольдә тоткан.
Билгеле булуынча, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» гомумдәүләт максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты — 2030 елга чимал булмаган энергетика булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.
Фото:пресс-служба управления Россельхознадзора по РБ