Ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп чаралар уза. Шундыйларның берсе - «Минем иҗатымда фольклор мотивлары» күргәзмәсе.
Нәркәс Әсхәт кызы «Минем иҗатымда фольклор мотивлары» күргәзмәсен — «Урал батыр» һәм «Акбузат» башкорт халык эпослары мотивлары буенча ясалган иллюстрацияләр циклын тәкъдим итте. Ачык төсләр һәм тәэсирле образлар күргәзмәгә килүчеләргә һәм кунакларга мифик дөнья эченә тылсымлы сәяхәт ясарга мөмкинлек бирде, анда борынгы әкият сюжетлары киндер өстендә җанлана.
Яшь рәссамны беренче шәхси күргәзмәсе белән Башкортстан Республикасы Әдәбият музее директоры, Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы З.А. Әлибаев, М. Гафури мемориаль йорт-музее директоры А. Р. Байегетова, филология фәннәре кандидаты, музейның фәнни хезмәткәре Г. М. Бүләкова, Уфа университеты галимнәре, шулай ук дуслары һәм туганнары котлады.
Фото: Башинформ