+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авыл китапханәсенә яңа җиһазлар кайтты

«Гаилә» гомумдәүләт проекты буенча Краснокама районының Карый авылындагы модельле китапханәгә яңа китаплар һәм җиһазлар тапшырылды. Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.  

Авыл китапханәсенә яңа җиһазлар кайттыАвыл китапханәсенә яңа җиһазлар кайтты
Авыл китапханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Учреждение, аерым алганда, яңа компьютер алган. Шуның нәтиҗәсендә урындагы халык электрон китапханәдән файдалана алачак. Моннан тыш, алар онлайн-курсларга йөри һәм башка санлы ресурслардан файдалана алачак. Китапханәгә шулай ук принтер, сканер һәм күчерү аппаратын берләштергән күпфункцияле җайланма да кайткан.

Моннан тыш, учреждение өчен Русия тарихы һәм мәдәнияте, гаилә кыйммәтләре буенча китаплар, классик һәм заманча әдәбият, фәнни-популяр басмалар сатып алганнар.

— Хәзер бездә китаплар саклау урыны гына түгел, ә чын мәдәни киңлек булу өчен барысы да бар. Халык әдәбиятны гына алып калмыйча, электрон ресурслар белән дә эшләргә, документлар бастырырга яки ниндидер яңа нәрсәләр белергә мөмкин. Бу алга зур адым, — ди баш китапханәче Аида Васильева.

«Гаилә» гомумдәүләт проекты балалы ата-аналарга ярдәм итү чараларын берләштерә: ана капиталы түләнә, икенче, өченче һәм аннан соңгы сабыйлар туу өчен өстәмә стимуллар булдырыла. Бөтен ил буйлап актив озак яшәү практикасы гамәлгә ашырыла. 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге яшьләргә музейларга, театрларга, кинозалларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирә торган «Пушкин картасы» программасы үз эшен дәвам итә. Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас