+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда гомумдәүләт проекты буенча 63 яр буе төзекләндерелде

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча 63 яр буе, шул исәптән 4 пляж зонасы төзекләндерелде.

Башкортстанда гомумдәүләт проекты буенча 63 яр буе төзекләндерелдеБашкортстанда гомумдәүләт проекты буенча 63 яр буе төзекләндерелде
Башкортстанда гомумдәүләт проекты буенча 63 яр буе төзекләндерелде

2025 елдан төзекләндерү «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты буенча дәвам итә. Бу хакта Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсы кысаларында республикада пляж зонасы төзекләндерелгән 2 территория тәртипкә китерелде.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча республикада яр буен төзекләндерүнең иң яхшы үрнәкләренең берсе – Агыйдел шәһәрендә «Башлангычтан бүгенге көнгә – Иске Апаеш елгасын тергезү» проекты. Монда Апаеш елгасының яр буйларын тәртипкә китерделәр. Төзекләндерүләрдән соң территориядә җәяү йөрү зоналары, тамашачылар өчен урыннар булган сәхнә, мангал зоналары, туклану пунктлары, урам тренажерлары һәм пляж волейболы булган спорт мәйданчыгы, шезлонглы пергола һәм пирслар, су аттракционнары, киенү кабиналары, коткару вышкасы, ял итү урыннары булган суга төшү урыны барлыкка килде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас