+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Каенкай”ның яшь урманчылары мактауга лаек!

Бишбүләк районының Ает мәктәбендә эшләп килүче мәктәп урманчылыгы эше югары бәяләнде.

“Каенкай”ның яшь урманчылары мактауга лаек!“Каенкай”ның яшь урманчылары мактауга лаек!
“Каенкай”ның яшь урманчылары мактауга лаек!

Башкортстанда мәктәп укучылары урманнарны тергезү юнәлешендә актив эш алып бара. Күптән түгел мәктәп урманчылыкларының ел саен уздырыла торган “Иң яхшы мәктәп урманчылыгы” Бөтенрусия смотр-конкурсына йомгак ясалды. Быел жюри әгъзалары илнең 45 төбәгеннән 150 эшкә бәя бирде. "Рослесхоз" Бишбүләк районының Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбендә эшләп килүче “Каенкай” мәктәп урманчылыгын күләмле эш башкарганы өчен югары бәяләде. Балалар урман тергезү һәм үсентеләрне карау буенча актив эш алып бара, бу "Урманнарны саклау" федераль проектының бер күрсәткече булып тора. Әлеге мөһим эшләр Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Әйтергә кирәк, Ает мәктәбендә укучыларга экологик һәм табигатьне саклау тәрбиясенә аерым игътибар бирелә. Белем учагындагы тырыш укучылар экологлар, туган якны өйрәнүчеләр, яшь урманчылар олимпиадаларында, бәйгеләрендә үзләренең тикшеренү эшләре белән берничә ел рәттән җиңүләр яулый.

Ает укучылары 21-23 июньдә Кушнаренко районының "Горский" балалар ялы, сәламәтләндерү һәм туризм үзәгендә узган “Яшь экологлар һәм урманчылар” XXXII республика слет-конкурсында катнашып, матур нәтиҗәләр белән кайткан. Әлеге чара быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Беренче көнне укучылар команда ярышларында көч сынашкан. Яшь урманчылар агач-куакларны,  урман хуҗалыгы өчен билгеләнгән коралларны һәм җиһазларны никадәр яхшы белүен күрсәткән.

Икенче көнне ярышлар шәхси беренчелектә узган. Яшь урман таксаторлары, патологлар, дендрологлар һәм туфрак белгечләре жюри әгъзаларына үзләренең белемнәрен исбатлаган. Яңгыр булуга карамастан, кыр тикшеренүләре уздырганнар һәм башкарылган проектларны яклаганнар.

Слетта катнашучылар 22 июнь көнне илебез тарихындагы иң фаҗигале даталарның берсе – Бөек Ватан сугышы башлануга 84 ел тулуга багышланган патриотик чарада катнашкан. Укучылар шулай ук Топорнинның дворян утарында, таш скульптуралар паркында мавыктыргыч экскурсиядә булган.

— Өченче көнне слет сынауларының нәтиҗәләрен дулкынланып көттек. Безнең укучыларыбыз — 11нче сыйныфтан Елизавета Вәлиева, Дилара Мөхтәсимова,  8нче сыйныфтан  Данияр Сәетгалиев, Тимур Вахитов  катнашлыгында “Каенкай” мәктәп урманчылыгы командасы мактаулы 2нче урынны яулады. Шулай ук слет кысаларында “Экорост” республика яшьләр экология гәзите редакциясе оештырган конкурс узды, анда безнең укучылар җиңүче булды. Слетта катнашучыларны әзерләгән педагогларга — Зөлфия Шәфыйкова, Дания Фәхретдинова, Светлана Нигъмәтҗановага зур рәхмәтебезне белдерәбез, — ди “Каенкай” мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Гүзәл Арсланова.

Шунысы мөһим, Ает мәктәбенең яшь экологлары төрле бәйгеләрдә, слет, фәнни конференцияләрдә җиңүләр яулап кына тора. Узган елда да алар “Яшь экологлар һәм урманчылар” республика слетында команда белән 2нче урын яулаган иде.

— Бездә 2012 елдан “Каенкай” мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Бу вакыт эчендә мәктәп территориясендә урман питомнигы, Илдар Гыймаев исемендәге парк, Шәехзадә Бабич аллеясы, виноград участогы һәм имәнлек булдырылды. Яшь экологлар белән берлектә мәктәп бакчасына 80гә якын зәңгәр чыршы һәм 60тан артык нарат агачы утырттык, — ди Гүзәл Миңневәзир кызы.

Мәктәп ихатасында Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов утырткан чыршы агачы булуы белән дә горурлана аетлылар. Әфганстанда һәлак булган Марсель Кашапов исемендәге скверда мәктәп питомнигында үстерелгән 200 төп нарат утыртылган.

“Каенкай”ның яшь урманчылары үзләренең гамәли эшчәнлеген 8 сутый мәйданлы мәктәп яны урман питомнигы территориясендә алып бара. Укучылар шулай ук Михайловка урман питомнигын карауда катнаша, Бәләбәй урман хуҗалыгы кушуы буенча үсентеләр утыртуга чыга.

Яшь урманчыларга киләчәктә дә матур эшләр, зур җиңүләр телибез.



Гүзәл АРСЛАНОВА фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас