Ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган гомумдәүләт проектлары тормыш сыйфатын яхшыртуга мөһим өлеш кертә. Аерым алганда, Архангель районында Агыйдел елгасы аша салынган күпернең уң як өлеше машиналар хәрәкәте өчен ачылган. Моңа кадәр эшләр сул якта башкарылган. Күпернең озынлыгы 316 метр тәшкил итә.
Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова билгеләвенчә, Агыйдел аша салынган бу күпер зур әһәмияткә ия – ул Архангель һәм Кырмыскалы районнарының күп авылларын тоташтыра. Уфа – Инҗәр – Белорет автомобиль юлы төбәкнең билгеле табигать объектларына алып бара. Болар — Көньяк Урал тыюлыгы да, Атыш шарлавыгы да, “Абзак” тау чаңгысы үзәге дә.
Әлеге күпер – “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтланучы Башкортстандагы зур объектларның берсе. Күпер 2026 ел ахырына тулысынча әзер булачак.
Борайдан Тәтешлегә кадәр 25 чакрым юл ремонтланачак.
Ремонт эшләре өч районның дүрт участогында – Борай, Балтач һәм Тәтешле районнарында планлаштырылган. Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында Борай – Иске Балтач – Куеда (Пермь крае) муниципальара трассасының 4 участогында юл өслеген тулысынча алыштыру күзаллана.
Аларның гомум озынлыгы – 25 километр. Ремонтка 388 миллион сум акча бүленгән.
“Бу юлдан көн саен 3 меңнән артык автомобиль уза. Ул Башкортстан белән Пермь крае арасында транспорт элемтәсен тәэмин итә. Шуңа аны тәртипкә китерү мөһим. Яңартылган юллар трассада уңайлы һәм хәвефсез йөрүне тәэмин итәчәк”, – ди республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Бүздәк – Чакмагыш −– Дүртөйле юлында эшләрнең күп өлеше тәмам, биредә юлның 14 чакрымы яңартылган.
Аның алты участогында шул ук гомумдәүләт проекты кысаларында ремонт эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта юлчылар юл читләрен ныгыта, ремонтның соңгы этабы термопластиктан билгеләр салу булачак.
Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлында тәүлеклек трафик 3,6 мең автомобильдән артып китә.
Ә Илеш районының биш бистәсен урап узуга проектланган “Волга” М-7 трассасының яңа участогын төзегәндә муниципаль трасса шактый зыян күргән.
Юл-төзелеш бригадалары “Яшәү өчен ифраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында Шаран — Яңа Балтач – Андреевка муниципаль трассасын ремонтлауны дәвам итәләр. Илеш районының Йонны авылы янындагы участокта чокырлар бар иде. Моңа кадәр Байбулат янындагы 3,4 километр юлны тәртипкә китерделәр, Шаран районында (5,3 километр) ике участокта ремонт дәвам итә. Ел ахырына кадәр Шаран — Яңа Балтач — Андреевка юлында гомум озынлыгы 12,4 километр булган биш участок ремонтланачак.
Тәүлек саен бу юлдан 1,2 мең автомобиль уза. Проблемалы участоклар һәр районда ремонтланачак, дип хәбәр иттеләр Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.
Резида ВӘЛИТОВА.