

26-27 июльдә Уфада «Кашкадан» паркы территориясендә узачак «На Рахате» Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивалендә үз башлангычлары белән илебез һәм чит ил вәкилләре уртаклашачак. Медицина туризмы өчен заманча карарларга, шифаханә өлкәсендә инновацияләргә, экологик ялга һәм базарның әйдәп баручы уенчылары белән тәҗрибә уртаклашуга басым ясалачак.
- Быел без узган елга караганда бер ярым тапкыр күбрәк кунак көтәбез – унбиш мең чамасы. Безнең мунча фестиваленең популярлыгы арта бара: сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк кеше тартыла. Әмма безнең фестиваль - күңел ачу гына түгел. Йөзләгән эшлекле кеше безгә эшләнмәләр, тәҗрибә алырга киләчәк, - дип хәбәр итте Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Әйтик, «Городские бани» белорус компаниясе делегациясе Уфага фестивальгә инде икенче тапкыр киләчәк. Башкортстан башкаласында алган тәҗрибәдән файдаланып, узган ел ахырында Белоруссия коллегалары Минскта коллектив парлау буенча беренче ачык чемпионат уздырдылар.
Төркия һәм немец партнерлары да фестиваль кысаларында «сәламәтлек һәм туризм» һәм «икътисад» дискуссия форумнарында катнашырга теләк белдерделәр. Limak Төркия компаниясе вәкилләре SPA һәм курорт хезмәтләре өлкәсендә үз тәҗрибәләрен тәкъдир итәчәкләр.
Бизнесны киңәйтү буенча эре компанияләрнең бизнес-консультанты Папстел Ойген (Мюнхен) белем һәм мәгълүмат белән уртаклашырга теләде. Ул үз бизнесын башларга яки киңәйтергә теләгән кешеләр белән очрашуны планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, илдә Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән "Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.
Фото: gorodufa.ru