+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Инвалидларның тормыш сыйфаты яхшырсын өчен

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Кадрлар" гомумдәүләт проекты кысаларында, төбәктә оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен инвалидларны һөнәри адаптацияләү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.

Инвалидларның тормыш сыйфаты яхшырсын өченИнвалидларның тормыш сыйфаты яхшырсын өчен
Инвалидларның тормыш сыйфаты яхшырсын өчен

Республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Гидравлика» предприятиесе кадрларны һөнәри әзерләү үзәге белән берлектә «Оборона-сәнәгать комплексы предприятиесендә инвалидлык белән эшләүчеләрне адаптацияләү» программасы буенча укулар оештырган.

Программа 160 сәгатькә исәпләнгән һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле хезмәткәрләрнең, ишетү сәләте бозылган гражданнарны да кертеп, һөнәри компетенцияләрен үстерүгә һәм социаль интеграциягә юнәлтелгән.

«Кадрлар» гомумдәүләт проекты һәм «Хезмәт базары өчен белем бирү» федераль проекты мәгариф системасын хезмәт базары өчен уңайлырак итәргә ярдәм итә. «Кадрлар» проекты кадрларны яңадан әзерләү, практик юнәлешле укыту исәбенә белгечләр җитмәү бурычын хәл итә.

«Хезмәт базары өчен белем бирү» федераль проекты квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән, аларны бүген икътисад аеруча көтә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас