+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сибайда көндәшләре юк

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында Сибай шәһәрендә яшәүче оста Нурия Кәримова шәхси ортопедик табанчалар ясауга махсуслашкан.

Сибайда көндәшләре юкСибайда көндәшләре юк
Сибайда көндәшләре юк

Аңа бизнесны уңышлы башлап җибәрүгә һәм үстерүгә күрсәтелгән консультация ярдәме, шулай ук Сибай шәһәре хакимияте башлыгы белән «Эшкуарлык сәгате» чарасында катнашу ярдәм иткән.

Нурия Кәримованың һөнәри эшчәнлеге 2024 елның июлендә Уфаның уку үзәгендә укудан башланган, өстәмә белгечлекне бу елның гыйнварында Чиләбедә алган.

Эшкуарның клиентлары - 1-2 дәрәҗә яссытабанлылык, үкчә шпорасы һәм башка табан эшчәнлеге бозылуларыннан интегүче кешеләр. Индивидуаль ортопедик табанчалар спорт белән шөгыльләнүче, яки актив яшәү рәвеше алып баручыларга, аяк буыннары һәм мускуллары эшчәнлеге бозылу симптомнары барлыкка килгәнче аяк табаннары сәламәтлеге турында кайгыртырга теләүчеләргә тәкъдим ителә.

Базарда төрле бәяләрдән табанчалар тәкъдим итүче күпсанлы кибетләр бар, әмма алар һәр кешенең табанының индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алмый. Нурия Кәримова башлангыч этапта үз клиентларына консультация өчен табибка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә, аннары нәтиҗәләр буенча плантограф ярдәмендә аягын тикшерә. Бу табанның иң күп йөкләнгән участокларын ачыкларга һәм клиентның барлык үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

Сибайда Нурия Кәримованың көндәшләре юк, бу аңа үз бизнесын уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта ул адреслы социаль ярдәм программасында катнашу өчен бизнес-план эшли, бу аңа клиент базасын киңәйтергә һәм җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

фото: СРК нацпроекты

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас