

Монда белгечләр "Җир кендеге" дип аталган яңа арт-объект урнаштырачак. Әлеге һәйкәл шәһәрнең үзенчәлекле географик урнашуын гәүдәләндерә: Бәләбәйнең координаталары – 57°07′00″ төньяк киңлеге һәм 57°07′00″ көнчыгыш озынлыгына туры килә. Шулай ук, шәһәр кунакларына кайсы тарафка юнәлергә һәм аның тарихы хакында кызыклы мәгълүмат алырга ярдәм итүче тактиль карталы навигация системасы да урнаштырылачак.
"Яшәү өчен уңайлы инфраструктура" гомумдәүләт проекты торак пунктларны комплекслы үстерү максатыннан тормышка ашырыла. Ул торак йортлар һәм юллар төзүне һәм ремонтлауны, җәмәгать урыннарын һәм ишегалларын төзекләндерүне, социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыруны һәм яңартуны, шулай ук хәрәкәт составын яңарту хисабына җәмәгать транспортының уңайлы маршрутларын арттыруны күздә тота.
Әлеге яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары белән 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла.
Фото: национальныепроекты.рф