+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәләвез районында яңа ФАП ачылды

Мәләвез районының Әбет авылында «Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проекты ярдәмендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.  

Мәләвез районында яңа ФАП ачылдыМәләвез районында яңа ФАП ачылды
Мәләвез районында яңа ФАП ачылды

ФАП Әбет һәм Эткөчек торак пунктларында яшәүчеләргә — 400 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 66сы — балалар.

Яңа ФАПта пациентларга уңайлы булсын өчен кирәкле барлык әйберләр бар, шул исәптән аз хәрәкәтләнүчеләр өчен дә: пандуслар, киңәйтелгән ишек уемнары, кабул итү һәм процедуралар үткәрү өчен уңайлы кабинетлар.

ФАП фельдшеры – Миңнегөл Яманаева, аның эш стажы – 26 ел.
— Үземнең барлык пациентларымны мин шәхсән беләм. Алар яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылуга шат, чөнки барысы да яхшы шартларда дәваланырга тели, — ди ул.

Мәләвез районы хакимияте башлыгы Зәбир Габдуллин билгеләвенчә, авылдагы ФАПлар өлкәннәр, нәниләр өчен аеруча мөһим. Аларга стандарт процедуралар өчен хәзер шәһәргә барырга кирәкми.
— Бина җылы, уңайлы. Районыбызда ФАПлары булган авылларның артуына без бик шат, — ди хакимият башлыгы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас