+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мөмкинлекләре чикле балалар шатлыгына

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында Иглин районы үзәгенең «Кояшлы» паркында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен яңа уен мәйданчыгы барлыкка килде.

Мөмкинлекләре чикле балалар шатлыгынаМөмкинлекләре чикле балалар шатлыгына
Мөмкинлекләре чикле балалар шатлыгына
Әлеге эшкә 4,5 млн сумнан артык акча бүленгән. Проект кысаларында территорияне планлаштыру үтәлгән, асфальт-бетон өслек җәелгән, бордюрлар һәм кече архитектура формалары урнаштырылган, хәвефсез резина өслек монтажланган.

"Хәзер безнең балаларның чикләүләрсез уйный алырлык урыны бар. Бу гади генә мәйданчык түгел, бу - үзеңне җәмгыятьнең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге", - ди инвалид бала әнисе Лиана Галләмова.

«Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының максаты – торак пунктларны комплекслы үстерү. Бу торак һәм юллар төзү һәм ремонтлау, җәмәгать һәм ишегалды киңлекләрен төзекләндерү, тиешле барлык социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыру һәм яңарту, хәрәкәт составын яңарту исәбенә җәмәгать транспортының уңайлы маршрутлары санын арттыру.

Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча шушы ел башыннан гамәлгә ашырыла.

Фото: "администрация Иглинского района"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас