

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны структурасында бөтен дөньяда алдынгы урыннарны яман шешләр алып тора.
- Без бу авыру белән системалы рәвештә көрәшәбез. Бездә онкологиядән үлүчеләр саны кими: 2015 елда 100 мең кешегә 160,2дән былтыр 156,8гә кадәр. Яман шешнең һәр икенче очрагы авыруның башлангыч стадиясендә ачыклана. Бездә «Онкология авыруларына каршы көрәш» төбәк программасы кысаларында зур эш башкарылды. Финанслау күләме якынча 5 миллиард сум тәшкил итте, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Компьютер һәм магнит-резонанс томографларын, шулай ук сызыклы тизләткечләрне дә кертеп, 400 берәмлектән артык җиһаз сатып алынган. Онкология диспансерының сменасына 450 кешегә исәпләнгән яңа корпусы һәм 300 урынлык 6 хирургия бүлеге төзелде. Уфада узган елда иң заманча стандартларга туры килә торган 92 урынлык Республика балалар онкогематологиясе үзәген сафка бастырдылар. Эш «Дәвамлы һәм актив тормыш» дип аталучы яңа гомумдәүләт проекты кысаларында дәвам итә. Радиология хезмәтен алга таба да модернизацияләү планлаштырыла.
Республиканың онкология хезмәте структурасы турында сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, башлангыч звенода 61 беренчел онкология кабинеты, II дәрәҗәдә 13 амбулатор онкология ярдәме үзәге һәм Стәрлетамакның 1нче дәүләт клиник хастаханәсендә 70 урынлык абдоминаль онкология бүлеге эшли. Югары технологияле махсуслаштырылган онкология ярдәмен Республика клиник онкология диспансерында, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә, Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәге күрсәтә.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/27320/