

Ташламалы лизинг программасы буенча машиналарны, аерым алганда, каты коммуналь һәм эре калдыкларны чыгару белән шөгыльләнүче «Уют» компаниясе алды. Предприятие көн саен 60 тоннага якын чүп ташый.
— Башкортстан „Росагролизинг“ механизмнары аша калдыклар белән эш итү өчен махсус техника паркын яңартуда лидерлык позициясен күрсәтә. Без, бу казанышларны саклап кына калмыйча, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең заманча системасын булдыру буенча эшне көчәйтәчәкбез. Бу - безнең гражданнарыбызның экологик иминлеген һәм тормыш сыйфатын күтәрүнең мөһим өлеше", - дип билгели табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.
«Экологик иминлек» гомумдәүләт проекты әйләнә-тирә мохит турында кайгырта һәм аны кешеләр тормышы өчен уңайлы итә. Эш берьюлы берничә юнәлеш буенча алып барыла: калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү өчен инфраструктура булдыру, чүплекләрне бетерү һәм сулыкларны чистарту, урманнарны саклау, атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү, экологик туризмны үстерү һәм биологик төрлелекне саклау. Яңартылган гомудәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.