- "Гаилә паркы" мәдәният, өлкән буын, яшьләр, балалар һәм урта яшьтәге кешеләрнең ял үзәкләренең берсе булачак. Эшләр ахырына якынлашып килә диярлек, тиздән без аны ачу танатанасын уздырачакбыз, - дип билгеләде район хакимияте башлыгы Алексей Горбачев.
Паркта ябык сәхнә яңартылган, эскәмияләр урнаштырылган, яктылык үткәрелгән һәм җәяүлеләр юлларына асфальт җәелгән. Алга таба анда буккросинг - китаплар алмашуны оештырырга планлаштыралар. Моннан тыш, яңа паркта республика һәм башка төбәк артистлары белән концертлар оештырылачак, шулай ук ачык һавада дискотекалар үткәреләчәк.
Фото: национальныепроекты.рф