+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бакалыда поликлиника төзелә

Гомумдәүләт проекты кысаларында төбәк медицинасы яңа баскычка күтәрелә

Бакалыда поликлиника төзеләБакалыда поликлиника төзелә
Бакалыда поликлиника төзелә

2024 елның августында Бакалы районы үзәгендә яңа поликлиника бинасы төзү эшләре башланды. Яңа корпус төзелеше “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты һәм “Беренчел звеноны яңарту” төбәк проекты кысаларында алып барыла. Район үзәк дәваханәсе каршындагы бүгенге поликлиника бинасы 1978 елда төзелгән, күп кенә кабинетлар һәм көнкүреш бүлмәләре бүгенге заман таләпләренә туры килми. Бу исә медицина ярдәменең сыйфатына да йогынты ясый.

Яңа поликлиника ике катлы булачак, җылы күчмә коридор белән төп бинага тоташтырылачак.

Проект буенча түбәндәгеләр каралган:
* вестибюль төркеме;
* консультация-диагностика блогы: терапевт, фтизиатр, онколог, уролог, нарколог, офтальмолог, психиатр, ЛОР табибы, фильтр-бокс, хирургия бүлмәләре;
* хатын-кызлар консультациясе;
* хезмәт һәм көнкүреш бүлмә­ләре;
* регистратура һәм медицина картотекасы бүлмәсе.

Барлык кабинетлар да заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

Төзелешнең дәүләт заказчысы – Башкортстанның Капиталь төзелеш идарәсе. Проект-смета документациясен “Старый Кремль” идарәче компаниясе эшләгән. Генераль подрядчы – “СМК-10” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, субподряд эшләрендә Бакалы районының кече бизнес вәкилләре дә катнаша.

Контракт буенча объектны 2025 ел ахырына файдалануга тапшыру каралган.

Бүгенге көндә эшләр тулы куәтенә бара. Ныклы нигез булдырылып, беренче һәм икенче кат диварлары күтәрелгән; канализация челтәре эшләнгән; электр үткәргечләр, слаботок линиясе, вентиляция сис­темасы монтажлана; штукатурлау, плитка җәю, фасад һәм түбә эшләре башкарыла, медицина газлары системасы һәм җылылык трассасы монтажлана.

Төзелеш барышы ныклы контрольдә тотыла. Әйтик 12 августта Бакалы районы хакимияте башлыгы Олег Ефимов, Үзәк район дәваханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин, Төбәк компетен­цияләр үзәге җитәкчесе Эльвира Хәсәнова, “СМК-10” директоры Рим Сагманов катнашлыгында узган киңәшмәдә түбә, эчке бизәкләү, җир эшләре, җылылык трассасы салу буенча техник мәсьәләләр каралды һәм эшләр графигы килештерелде.

Бакалы районында фельдшер-акушерлык пунктлары саны да арта. 2025 елда алты яңа ФАП төзелде. Өчесе – Киләй, Иске Кәстәй, Килкабыз авылларында – июль ахырында файдалануга тапшырылды. Ә Дияш, Камышлытамак һәм Таллы-Сыза авылларында мондый тантаналар якын арада көтелә.

Фотолар Бакалы районы хакимиятеннән.

Бакалыда поликлиника төзелә
Бакалыда поликлиника төзелә
Бакалыда поликлиника төзелә
Бакалыда поликлиника төзелә
Бакалыда поликлиника төзелә
Бакалыда поликлиника төзелә
Бакалыда поликлиника төзелә
Бакалыда поликлиника төзелә
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас