+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Белорет районында яңа ФАП ачылды

Белорет районының Новобельское авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны төзү «Озак һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.  

Белорет районында яңа ФАП ачылдыБелорет районында яңа ФАП ачылды
Белорет районында яңа ФАП ачылды

Яңа ФАП заманча таләпләр һәм стандартлар нигезендә урнаштырылган. Ул халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм персоналның уңайлы эшләве өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган.
Монда фельдшер кабинеты, карау, процедура бүлмәләре, пациентлар өчен көтү бүлмәсе, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар һәм инвентарьлар бар.

Бу ФАПта беренчел медик-санитар ярдәмне Новобельское һәм Идел авылларында яшәүче 128 кеше, шул исәптән 30 бала, алачак.
Фельдшер Люция Сөнәгатова авыл халкының сәламәтлеген саклаячак.

«Санлы ФАП» проекты нәтиҗәсендә халыкка санлы медицина хезмәтләре күрсәтеләчәк. Фельдшер дистанцион рәвештә вакытлыча эшкә яраксызлык битен ача, электрон рецепт яза, табиб белән телемедицина консультациясе үткәрә һәм медицина мәгълүматларын консультациягә башка учреждениегә — мәсәлән, ЭКГ, йөрәк-кан тамырлары хәвефләре белән идарә итү үзәгенә җибәрә алачак.

Фото Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас