

Фестиваль ГТО нормативларын инде үтәгән һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткән кешеләргә билгеләр тапшыру белән башланды. Аннары катнашучылар ГТО комплексы күнегүләрен үтәү өчен таралышты.
“Икътисадчылар, юристлар, төзүчеләр һәм архитекторлар, авыл биләмәләре башлыклары - барысы да ГТО комплексы биремнәрен үтәр алдыннан тигез мөмкинлеккә ия. Фестивальләр үткәрү безнең күркәм традициягә әйләнде. Балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабалары, тулы хезмәт коллективлары катнаша. Кешеләр үзләрен сынарга килә, ә нәтиҗәдә нормативларны уңышлы тапшыралар, хәтта көмеш һәм алтын билгеләр дә алалар", - диде Мәләвез районындагы ГТО комплексының баш судьясы Ольга Никитина.
Фото: национальныепроекты.рф