+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Африкага күркә ите озатылды

Бу ел башыннан Африканың әлеге иленә гомум авырлыгы 80 тоннадан артык күркә итеннән өч партия экспортланган.

Африкага күркә ите озатылдыАфрикага күркә ите озатылды
Африкага күркә ите озатылды

"Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе Мәләвез районының кошчылык предприятиесе тарафыннан Гвинея Республикасына экспорт өчен әзерләнгән тагын 27 тонна туңдырылган күркә ите ярымфабрикатларына рөхсәт биргән. АПК продукциясен экспортка чыгаруны арттыру - Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты максатларының берсе.

Африка континентына озатыр алдыннан туңдырылган күркә партиясе тикшерелгән һәм Русия дәүләт чигендә рәсмиләштерелгән.

Элек сайлап алынган ит ярымфабрикатлары үрнәкләре "Россельхознадзор" карамагындагы сынау лабораториясендә тикшеренүләр узды. "Анализ нәтиҗәләре буенча продукция Гвинея Республикасының азык-төлек һәм ветеринария хәвефсезлеге таләпләренә туры килә. Туңдырылган ит продукциясенә экспорт ветеринария сертификаты бирелде", - диделәр "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсендә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас