+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфа дәваханәсе яңа медицина җиһазлары алды

Уфаның 13 нче шәһәр клиник дәваханәсенә «Озайлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проекты кысаларында күзләрне тикшерү өчен җиһазлар кайтарылды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Уфа дәваханәсе яңа медицина җиһазлары алдыУфа дәваханәсе яңа медицина җиһазлары алды
Уфа дәваханәсе яңа медицина җиһазлары алды

Учреждение авторефрактометрлар алган. Бу аппарат автомат рәвештә күзнең яктылыкны сындыру сәләтен үлчи. Шулай ук ул ерактан күрүчәнлекне, астигматизмны һәм башка күрү сәләте бозылуларны ачыклый.

Эш принцибы инфракызыл нурларны пациентның күзенә юнәлтүдән һәм аларның челтәркатлаудан чагылышын махсус датчиклар ярдәмендә анализлаудан гыйбарәт. Процедура тиз һәм авыртусыз, пациент прибор эчендәге сурәткә карый, ә аппарат алынган мәгълүматлар нигезендә күзнең оптик үзлекләрен билгели һәм күзлек яки контактлы линзалар сайларга ярдәм итә.

«Озайлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектының төп максаты — гражданнарның гомер озынлыгының яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла. Гомумдәүләт проекты ярдәмендә медицина учреждениеләре яңартыла, тернәкләндерү системасы камилләштерелә, милли тикшеренү үзәкләре челтәре үсеш ала, сәламәтлек саклауны санлаштыру буенча эш алып барыла.
Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

Фото Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас