Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итә.
Программа предприятиеләргә дә, үзләре өчен яхшырак эш шартлары сайлаган һәм күченергә әзер булган хезмәткәрләргә дә финанс ярдәме күрсәтә. Анда икътисадның өстенлекле тармаклары оешмалары катнаша. Асылы шунда ки, башка төбәктән (муниципалитеттан) килгән һәм эшкә урнашкан, алга таба билгеле бер вакыт эшләгән һәр хезмәткәр өчен эш бирүче субсидия ала, дип билгеләп үтте министр.
Аның сүзләренә караганда, хезмәткәр өчен төп шарт — илнең башка субъектыннан, яки районнан/шәһәрдән эшкә урнашу өчен күченү, шул ук вакытта яңа эш урынының элекке пропискасыннан ераклыгы кимендә 50 километр булырга тиеш. Шулай ук, эш эзләүче яки эшсез сыйфатында теркәлү исәбеннән төшерелгәннән соң бер айдан да соңга калмыйча хезмәт килешүе төзергә өлгерү мөһим.
Түләүләр өчен хисап чорлары - яңа хезмәткәрнең 3, 6, 9 һәм 12 айлык эш вакыты. Түләү эш бирүчедә хезмәт эшчәнлеге факты расланганнан соң гына киләчәк. Түләү күләме хезмәт өчен түләүнең минималь өч күләмен тәшкил итәчәк, алар иминият кертемнәре суммасына һәм район коэффициентына арттырылачак. Башкортстанда - 33 599 сум. Субсидия өч айга бер тапкыр бердәм суммада түләнә. Ягъни күченгәннән соң 12 ай эшләгән хезмәткәр өчен эш бирүчегә 403 мең сум керәчәк.
Теләсә кайсы этапта консультация һәм ярдәм сорап Хезмәт министрлыгының «Русия эше» кадрлар үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: Башинформ