

Русиянең 22 төбәгеннән һәм дөньяның 16 иленнән килгән студент-геологлар «Геологик маршрут», «Гидрогеология» һәм «Шлиховое опробование» дисциплиналары буенча ярышты.
- Конкурс биремнәре катнашучылардан тирәнтен белем һәм гамәли күнекмәләр таләп итә, - диде Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов. - Бирегә иң яхшылардан яхшылары килде, һәм мин ышанам: команда белән берлектәге эш һәм югары профессионализм һәркемгә искиткеч нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: ecology.bashkortostan.ru