+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда 45 кеше гомумдәүләт проекты кысаларында эшкә урнашты

Башкортстанда 45 кеше Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Кадрлар» гомумдәүләт проектының «Мобильлек 2.0» программасы ярдәмендә яңа эшкә урнашты. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.

Башкортстанда 45 кеше гомумдәүләт проекты кысаларында  эшкә урнаштыБашкортстанда 45 кеше гомумдәүләт проекты кысаларында  эшкә урнашты
Башкортстанда 45 кеше гомумдәүләт проекты кысаларында эшкә урнашты

Программа предприятиеләргә дә, үзләре өчен иң яхшы эш шартларын сайлаган һәм күченергә әзер булган хезмәткәрләргә дә финанс ярдәме күрсәтә. Анда икътисадның өстенлекле тармаклары оешмалары катнаша. Моның асылы шунда, башка төбәктән (муниципалитеттан) килгән һәм эшкә урнашкан, алга таба билгеле бер вакыт эшләгән һәр хезмәткәр өчен эш бирүче субсидия ала, дип билгеләп үтте министр.

Аның сүзләренә караганда, хезмәткәр өчен төп шарт — илнең башка субъектыннан яки районнан/шәһәрдән эшкә урнашу өчен күченү, шул ук вакытта яңа эш урынының элеккеге пропискасыннан ераклыгы кимендә 50 километр булырга тиеш. Шулай ук эш эзләүче яки эшсез сыйфатында теркәү учетыннан төшерелгәннән соң бер айдан да соңга калмыйча хезмәт килешүе төзергә өлгерү мөһим.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас