+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Гомумдәүләт проектлары яңа офыклар ача!

Быел республикага гомум­дәүләт проектларына каралган бюджет акча­ларының гомум күләме якынча 48,8 миллиард сум тәшкил итте, шуларның 34,7 миллиард сумы – федераль бюджет акчалары. Бу хакта республика Хөкүмәте утырышында Премьер-министр урынбасары, ХөкүмәтАппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов хәбәр итте.Башкортстан әйдәүчеләр исемлегендә

Гомумдәүләт проектлары яңа офыклар ача!Гомумдәүләт проектлары яңа офыклар ача!
Гомумдәүләт проектлары яңа офыклар ача!
7 ай эчендә республикада гомумдәүләт проектлары күрсәт­кечләренә ирешү дәрәҗәсе 99,8 проценттан артып китте, Башкортстан бу җәһәттән Русия тө­бәк­ләре арасында 13нче урында.
Ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак капиталь төзелеш объектларын да кертеп, гомум­дәүләт проектларының максатлы күрсәткечләренә һәм нәтиҗәләренә ирешүгә аерым игътибар бирелә. Болар Яңавыл, Учалы, Аскын, Благовещен, Әбҗәлил һәм Бакалы районнарында – 6 дәваханә, Авыргазы һәм Кырмыскалы районнарында – 2 күпер, шулай ук Күмер­тау, Кыйгы һәм Күгәрчен районнарында – 3 коммуналь инфраструктура объекты.

Ял да итәргә кирәк

Агымдагы елда Куян авылында “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча “Гаилә паркы” ачылачак, дип хәбәр итәләр Краснокама районы хакимиятендә.
“Гаилә паркы” өлкән буын, яшь­ләр, балалар һәм урта яшьтәге кешеләр өчен күркәм мәдәни ял үзәкләренең берсе булачак. “Эшләр ахырына якынлаша, тиздән аны ачачакбыз”, – дип билгели район хакимияте башлыгы Алексей Горбачев.
Паркта ябык сәхнә яңартылган, эскәмияләр куелган, яктырту үткәрелгән һәм җәяүлеләр юлына асфальт җәелгән. Алга таба анда буккросинг — китаплар алмашуны оештырырга планлаштыралар. Моннан тыш, яңа паркта республикадан һәм башка төбәкләрдән килгән артистлар катнашлыгында концертлар оештырылачак, ачык һавада дискотекалар уздырылачак.
“Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проектының максаты — торак пунктларны комплекслы үстерү. Боларга торак һәм юллар төзү, ремонтлау, җәмәгать һәм ишегалды киңлекләрен төзеклән­дерү, тиешле социаль һәм коммуналь инфраструктура булдыру һәм яңарту, җәмәгать транс­портының уңайлы маршрутлары санын арттыру керә. Яңар­тылган гомум­дәүләт проектлары Президент Владимир Путин карары буенча шушы ел башыннан гамәлгә ашырыла.

Хезмәт һәм оборонага әзерсеңме?

Дәүләт һәм муниципаль хез­мәт­кәрләр Мәләвез шәһә­рен­дә оештырылган ГТО фести­валендә катнашты. Чара “Русия спорты” дәүләт программасы максатларына туры китереп үткәрелде, дип хәбәр итәләр район хаки­миятендә.
Фестиваль нормативларны үтәүчеләргә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләргә ГТО билгеләрен тапшырудан башланган. Аннары катнашучылар ГТО комплексы күнегүләрен башкаруга керешкән.
“Икътисадчылар, юристлар, төзүчеләр һәм архитекторлар, авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында ГТО комплексы фести­вальләрен үткәрү бездә күркәм традициягә әверелде. Анда балалар, аларның әти-әниләре, тулы бер хезмәт коллективлары катнаша. Кешеләр үзләрен сынап карарга килә, нәтиҗәдә, нормативларны уңышлы тапшыра һәм хәтта көмеш һәм алтын билгеләр дә ала”, – дип билгели Мәләвез районындагы ГТО комплексының спорт судьясы Ольга Никитина.
“Русия спорты” дәүләт программасы физик активлык белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруга һәм аларны яхшыртуга, киңкүләм спортны популярлаштыруга һәм русиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.

Дилбәр Сөләйманова әзерләде.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас