Шәһәрнең 11нче һәм 15нче белем учакларын төзекләндерү былтыр апрельдә башланган иде. Бу вакыт эчендә биналар, инженерлык челтәрләре, фасад яңартылган, түбә алмаштырылган, заманча җиһазлар кайтарылган. Әлеге эшләр “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты чикләрендә башкарылды.
Ачык төсләр белән әллә каян балкып торучы яңа мәктәпләрне хәзер танырлык та түгел.15нче урта мәктәптә интерьер бөтенләй башкача: коридорлар, ашханә, спорт һәм актлар залларында яңа төсләр, заманча җиһазлар балкып тора! Уку сыйныфлары “тыныч” төсләргә буялган булса, иҗади үсеш кабинетлары чагу төсләр белән сөендерә, кәефне күтәрә. Мәктәп 1200 балага исәпләнгән, әмма биредә әлегә 350 бала укый. Шул ук вакытта белем бирү процессында “катнашмаган” бүлмәләр дә буш тормый, алар яшь талантларның иҗат һәм үсеш мөмкинлекләрен үстерү өчен бирелгән, аларда өстәмә белем бирү кабинетлары булдырылган, шунда ук Балалар башлангычлары үзәге эшли.
Мәктәптә хәвефсезлек чараларына аеруча зур игътибар бирелә, коридорлар һәм сыйныфлар сак системасы белән тәэмин ителгән.
– Подрядчы 29 июльдә капиталь ремонтны тәмамлады. Ремонт эшләренә биш еллык гарантия бирелде, – ди 15нче мәктәп директоры Ирина Дәүләтгәрәева.
11нче мәктәптә кабинетлар, кухня һәм ашханә, актлар һәм спорт заллары ремонтланды. Аның ачык зәңгәр фасады укучыларны һәр иртәдә елмаеп каршы ала. Балалар мондый үзгәрешләргә шат, ә укытучылар, әти-әниләр барлык эшләрне башкарып чыгу мөмкинлеге биргән проектка чиксез рәхмәтле.
Исегезгә төшерәбез: илебез халкының өчтән бер өлешенә кагылачак “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты яшь буынга уку, сәләтләрен арттыру өчен лаеклы шартлар булдыруны күздә тота. Мәктәпләр төзү һәм ремонтлау, урта һөнәри колледжларны, университетларны яңарту, белем бирү-җитештерү үзәкләрен һәм һөнәри әзерлек кластерларын, инженерлык мәктәпләрен булдыру, төзекләндерү, дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар челтәрен оештыру – программаның төп максаты.
Яшь буында ватанпәрвәрлек, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүгә аеруча зур игътибар биреләчәк. Проект 14-35 яшьлек буынның сәләтен үстерү өчен мөмкинлекләр булдыруны күз уңында тота. Яңа программа, былтыр төгәлләнгән “Мәгариф” проектының дәвамы булудан тыш, яшьләр сәясәтендә өр-яңа адым ясаячак.
Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга юнәлтелгән финанс күләме буенча республика илдә өченче һәм Идел буе федераль округында беренче урынны алды.
Республикада быел мәгариф учреждениеләрен ремонтлау дәвам итте. Объектларны ремонтлау сыйфаты һәм аларны тапшыру сроклары республика Хөкүмәте тарафыннан катгый контрольдә тотыла.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.