+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Әлфиягә уңышлар телибез!

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында узган «Әни-эшкуар» федераль белем бирү программасының төбәк этабына йомгак ясалды.

Әлфиягә уңышлар телибез!Әлфиягә уңышлар телибез!
Әлфиягә уңышлар телибез!

150 мең сумлык федераль грантны Илеш районының Түбән Яркәй авылыннан эшкуар Әлфия Латыйпова алды. Ике ул тәрбияләүче хатын бакча җиләге үстерә һәм алган акчага яңа теплица сатып алырга тели.

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина белдергәнчә, мондый белем бирү программалары үз эшен башларга теләүче хатын-кызларның потенциалын ачуда зур роль уйный.

«Бу башлангычлар яраткан эш белән шөгыльләнү теләген кирәкле бизнес-күнекмәләр һәм мотивация белән берләштерергә уникаль мөмкинлек бирә, уңышлы проектлар булдыруга ярдәм итә", - дип билгеләде Светлана Верещагина.

Проектта катнашучы башка хатын-кызлар да төрле призлар белән бүләкләнде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас