Быел Бәләбәйдә Новаторлар бульварын төзекләндерүнең беренче этабы төгәлләнә. Исегезгә төшерәбез, шәһәр Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүче булып тора. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре кысаларында башкарылган эшләрнең барышы белән танышты.
Бәләбәй районының баш архитекторы Айгөл Иванова хәбәр иткәнчә, бу иҗтимагый территория — шәһәрдә бердәнбер җәяүлеләр зонасы. Гомум мәйданы - 1,5 гектар. Бульварга «Автонормаль» заводына нигез салучы Марс Әмиров исеме бирелгән.
Проектның гомум бәясе — 240,8 миллион сум, шул исәптән 96,7 миллион сум – конкурста җиңү өчен алынган федераль грант акчалары. Эшләр ике этапта алып барыла. 2025 елда тротуар плитәсе җәелгән, велосипед юлы ясалган, фонтанга инженерлык коммуникацияләре үткәрелгән, яктырткычлар, эскәмияләр һәм урналар куелган.
Территорияне яңартуны киләсе елда тәмамларга планлаштыралар. Биредә балалар мәйданчыгы, кече архитектура формалары, уникаль арт-объектлар һәм «Автонормаль» заводы тарихы белән стендлар урнаштырылачак.
Радий Хәбиров иҗтимагый киңлекне төзекләндерү барышы белән танышты, проектны гамәлгә ашыру параметрлары турында фикер алышты.
- Эшләр башланганда мин килгән идем. Бу территория хәзер ачылды, бик матурланды, — дип уртаклашты журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе. — Эш кайнаган җирдә без һәрвакыт ярдәм итәчәкбез. Гомумән алганда, хәзер республика буенча мондый объектлар күп.
Фото: “Башинформ”