+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфага илнең талантлы яшьләре җыела

Уфаның вузара кампусы резиденты — "Мин-профессионал" олимпиадасы юнәлешенең төп оештыручысы.

Уфага илнең талантлы яшьләре җыелаУфага илнең талантлы яшьләре җыела
Уфага илнең талантлы яшьләре җыела
«Мин – профессионал» Бөтенрусия студентлар олимпиадасының IX сезоны старт алды, анда вузара кампус резиденты булып торучы Уфа Фән һәм технологияләр университеты инде алтынчы тапкыр рәттән «Математик модельләштерү» юнәлешенең төп оештыручысы булачак. Уфа Фән һәм технологияләр университеты мәйданчыгына үз көчләрен сынап карарга бөтен Русиядән талантлы яшьләр җыелачак.

«Мин-профессионал» “Русия — мөмкинлекләр иле" Президент платформасының “Яшьләр һәм балалар" гомумдәүләт проектының әйдәп баручы проекты булып тора һәм ул Русия Фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Масштаблы ярыш тагын бер тапкыр сәләтле студентларны — илнең булачак профессионалларын берләштерәчәк.

Әлеге флагман яшьләр ярышының яңа сезоны 70 фән юнәлешен үз эченә алачак: «Авиатөзелеш» һәм «Креатив индустрия»дән алып, «Педагогик белем» һәм «Программа инженериясе»нә кадәр. Ел саен, студентларның сорауларын һәм хезмәт базары перспективаларын исәпкә алып, олимпиада яңа юнәлешләр белән тулылана. Быел яшьләрнең «Халыкара мөнәсәбәтләр», «Инклюзия психологиясе», «Яшел металлургия», «Санлы бизнеста продукт менеджменты» һәм «Русия Арктикасы — профессионаллар территориясе» дисциплиналарында белемнәрен бәяләү мөмкинлеге булачак. Олимпиаданың барлык биремнәре гамәли юнәлешле, алар Русиянең әйдәп баручы югары уку йортлары экспертлары һәм проектның 700дән артык индустриаль партнеры вәкилләре тарафыннан бергәләп эшләнә.

Әйтергә кирәк, «Мин – профессионал» олимпиадасында катнашучыларның иң яхшылары магистратура һәм аспирантурага кергәндә ташламалар алачак, ә тагын аларның стажировка узу һәм эре Русия компаниясендә карьера башлау мөмкинлеге булачак. Медаль алучыларны 100 меңнән 300 мең сумга кадәр акчалата премияләр көтә.

Катнашу өчен гаризаны 11 ноябрьгә кадәр "Мин - профессионал" олимпиада сайтында бирергә мөмкин, анда барлык актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас