+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иглин районында яңа ФАП ачылды

Иглин районының Үктәй авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул “Дәвамлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде, дип хәбәр иттеләр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Иглин районында яңа ФАП ачылдыИглин районында яңа ФАП ачылды
Иглин районында яңа ФАП ачылды

Учреждение заманча таләпләр һәм стандартлар нигезендә төзелгән. Ул халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм персоналның уңайлы эшләве өчен бөтен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Анда фельдшер кабинеты, пациентларны карау, процедура, көтү бүлмәсе, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар һәм җыештыру җиһазларын саклау урыны бар.

Яңа ФАПта Үктәй авылы халкы (гомум саны - 237 кеше, шуларның 53 е – балалар) беренчел медицина-санитария ярдәмен алачак,. Медпунктта медицинага 40 елдан артык гомерен багышлаган фельдшер Рәмилә Сәетова эшләячәк.

Фото: национальныепроекты.рф
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас