+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чакмагыш кошчылык фермасы үсеш кичерә

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында «Стәрлебаш кошчылык фермасы» компаниясе базасындагы Чакмагыш кошчылык фермасы җитештерү куәтләрен үстерүне дәвам итә.

Чакмагыш кошчылык фермасы үсеш кичерәЧакмагыш кошчылык фермасы үсеш кичерә
Чакмагыш кошчылык фермасы үсеш кичерә
Кошчылык фермасы үзен югары сыйфатлы тавык ите продукциясе җитештерүче буларак танытты. Башта тере бройлерлар һәм ит сатуга йөз тотып, ул базар ихтыяҗларына тиз җайлашты, үз ассортиментын киңәйтте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, продукциянең «хәләл» сертификаты бар, ул барлык Ислам кануннарына туры килә.

Параллель рәвештә профессиональ технологлар тарафыннан булдырылган әзер ярымфабрикатлар линиясе үсеш ала. Сатып алучылар аеруча купатлар, канатлардан ясалган оригиналь шашлык, люля-кебаб һәм тәмле өй котлетларын ярата.

Кулланучыларга максималь уңайлыклар булдыру өчен җитәкчелек мөһим карар кабул итте: үз ваклап сату нокталарын ачу. Беренче махсуслаштырылган кибет былтыр сентябрьдә Уфа районының Михайловка авылында пәйда булды. Берничә айдан соң, быел мартта, Чакмагыш авылында икенче кибет эшли башлады.

Фото: СРК нацпроекты
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас