

Русия Президенты Владимир Путин старт биргән «Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында Мәләвез районының Смак, Кизрай, Сыртлан һәм Кече Шәрип авылларында модульле дүрт фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Смак авылында медицина ярдәмен гомеренең 37 елын медицинага багышлаган фельдшер Наталья Семавина, ә Кизрайда 35 ел эш стажы булган Луиза Яркәева күрсәтәчәк. Сыртлан авылында авыл халкының сәламәтлеге өчен «Авыл фельдшеры» программасында катнашучысы Рәмзия Халитова, ә Кече Шәриптә медицинага 38 елын багышлаган Нәзирә Крымчурина җаваплы.
Соңгы биш елда Идел буе федераль округында 1500 медпункт урнаштырылган, шуларның 700е Башкортстанга туры килә.
2025 ел дәвамында республика 134 ФАПка ия булачак, шулай ук шәһәрләрдә һәм районнарда алты яңа поликлиника төзелә, тугыз учреждениегә капиталь ремонт ясала.
Фото: bashinform.ru