+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Агыйдел күпере ремонтлана

Дүртөйле районында ил Президенты Владимир Путин билгеләгән “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында Дүртөйле-Нефтекама юлының 13нче чакрымындагы Агыйдел аша күперне ремонтлау дәвам итә.

Агыйдел күпере ремонтланаАгыйдел күпере ремонтлана
Агыйдел күпере ремонтлана

Башкортстанның транспорт министры Любовь Минакова билгеләп үткәнчә, бу күпер күп кенә торак пунктларда яшәүчеләр өчен транспорт элемтәсен тәэмин итә — аның аша алар федераль трассага чыга. Көндәлек трафик 4 мең автомобиль тәшкил итә.

Күперне 1990 елда ачканнар, ә хәзер инде аңа капиталь ремонт кирәк. Подрядчылар металл конструкцияләрне коррозиядән чистартачак, булган терәкләрне ныгытачак, күпердә һәм юлларда гидроизоляцияне алыштырачак, электр яктыртуны тергезәчәк, култыкса һәм барьер киртәләрен алыштырачак.

Контрактны “Орион плюс” җәмгыяте башлангыч бәясе 923,8 миллион сумнан откан. Эшләр график буенча алып барыла. Ремонт вакытында бер полоса буенча реверсив хәрәкәт оештырылган. Күперне 2026 елда ачу планлаштырыла.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас