Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышында төбәктә «Авыл мәдәният хезмәткәре» федераль программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.
- Башкортстан 2021 елдан башлап илдә беренче булып «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасын гамәлгә ашыра башлады. Шуның нәтиҗәсендә 150 профильле белгеч үзләренең торак шартларын яхшыртты. 4 ел эчендә бүлеп бирелгән акчаларның гомум суммасы 105 миллион сум тәшкил иткән. 2025 елдан «Авыл мәдәният хезмәткәре» федераль программасын гамәлгә ашыру башланды. Агымдагы елда 44 мәдәният хезмәткәре бер тапкыр берәр миллион сум компенсация алачак. Шул ук вакытта федераль бюджеттан бу максатларга 38 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, - дип билгеләде Андрей Назаров.
2021 елдан 2024 елга кадәр Русиядә беренче тапкыр Республикада Башкортстан Башлыгы башлангычы белән «Авыл мәдәният хезмәткәре» төбәк программасы гамәлгә ашырылды. 2021 елдан 2022 елга кадәр субсидия суммасы 500 мең сум тәшкил иткән, 2023 елда сумма 1 миллион сумга кадәр арттырылган. Түләүләр мәдәният хезмәткәрләренә торак (йорт яки фатир) һәм шәхси автотранспорт чарасы сатып алуга бирелгән.
Русия Мәдәният министрлыгы раслаган квота нигезендә, быел 1 миллион сум компенсация түләвен Башкортстан Республикасының 44 мәдәният хезмәткәре алачак. Бу Русиядә иң зур квота. Киләсе елга безнең республика өчен 59 квота билгеләнде.
Фото: Башинформ