+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәктәптә Wi-Fi да, видеокүзәтү дә бар

Агымдагы уку елында ИТ-инфраструктура төбәкнең 441 уку йортында булдырылачак.

Мәктәптә Wi-Fi да, видеокүзәтү дә барМәктәптә Wi-Fi да, видеокүзәтү дә бар
Мәктәптә Wi-Fi да, видеокүзәтү дә бар
Стәрлетамактагы 3нче Башкорт лицей-интернатында яңа ИТ-инфраструктура — Wi-Fi аша киң полосалы Интернетка керү һәм видеокүзәтү системалары булдырылды. Эшләр «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең санлы трансформациясе» гомумдәүләт проектының «Социаль өлкә тармакларында санлы платформалар» федераль проекты кысаларында башкарылды.

Башкортстан Санлы үсеш министрлыгында аңлатуларынча, агымдагы елда шундый ук эшләрне республиканың 441 мәктәбендә уздыру планлаштырыла, шул исәптән яңаларын булдыру һәм гамәлдәге локаль исәпләү челтәрләрен яңарту.

Төбәк мәктәпләрендә санлы инфраструктура 2021 елдан яңартыла. Башта барлык 1962 мәктәп югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителде. Былтыр ИТ-инфраструктураны формалаштыру башланды. Өч ел эчендә Башкортстанның 869 мәктәбен колачлау планлаштырыла. Проектның гомум бюджеты, төбәк бюджеты акчаларын да исәпкә алып, агымдагы елга 490,6 миллион сум тәшкил итә.

Фото: Стәрлетамак 3нче Башкорт лицей-интернаты сайтыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас