Яңа юлның озынлыгы 6 километр чамасы тәшкил итәчәк. Юлчылар объектта коммуникацияләрне яңадан көйләделәр, төп юлда 5 тимер-бетон торба һәм янәшәдә 5 металл торба монтажлаган. Подрядчы оешма җир һәм вак ташлы-комлы катнашмадан түшәлмә катламы салуга кереште.
- Толбазының Көнбатыш урап узу юлын төзү юл хәрәкәте иминлеген сизелерлек арттырачак һәм район үзәгендә яшәүче 10 мең кешенеңэкологик хәлен яхшыртачак. Яңа юл транзит транспортны авылдан читкә чыгарырга, шулай ук Дәүләкән юнәлешендә юлда вакытны кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Фото: pravitelstvorb.ru