+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Сөт ризыклары кемнәргә бушлай каралган?

Башкортстанда 30 меңнән артык кеше "Сөт кухнясы" хезмәтләреннән файдаланган.

Сөт ризыклары кемнәргә бушлай каралган?Сөт ризыклары кемнәргә бушлай каралган?
Сөт ризыклары кемнәргә бушлай каралган?
Бу ел башыннан Башкортстан Республикасы "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша «Сөт кухнясы»нда махсуслаштырылган туклану алу өчен 36 250 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон төргә күчерү, шулай ук яңа сервислар булдыру — «Мәгълүматлар икътисады» гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе.

— Махсуслаштырылган туклану хезмәте халык арасында, гадәттәгечә, популяр. Дәүләт балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга төрле ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Исегезгә төшерәм, СВОда катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен гаризаларны карау вакыты кыскартылган – 10 эш көне, — дип билгеләп үтте Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Махсуслаштырылган туклану бирү буенча ярдәм чарасы:
  аз керемле гаиләләрдәге йөкле хатын-кызларга;
  аз керемле гаиләләрдән булган бала имезүче аналарга;
  аз керемле гаиләләрдәге өч яшькә кадәрге балаларга;
  опекада торучы өч яшькә кадәрге балаларга;
  ире СВОда булган йөкле хатыннарга;
  ире СВОда булган бала имезүче аналарга;
  СВОда катнашучыларның гаиләсендә булган өч яшькә кадәрге балаларга каралган.

«Ташламалы категорияләргә керүче йөкле хатын-кызларны, бала имезүче аналарны һәм өч яшькә кадәрге балаларны («Сөт кухнясы») түләүсез махсуслаштырылган туклану белән тәэмин итү» хезмәтен күрсәтү срогы (https://gosuslugi.bashkortostan.ru/#/shortCard/300000000000000018) 15 эш көне.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас