

Ике ФАПның һәркайсында фельдшер кабинеты, карау, процедура бүлмәләре, пациентлар өчен көтү бүлмәсе, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар һәм җыештыру инвентарьлары бар.
Медицина учреждениеләре Балагыш һәм Бикәй, шулай ук Сабур һәм Семеновка авылларында яшәүче 550гә якын кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Моннан тыш, «Санлы ФАП» проекты буенча халыкка санлы медицина хезмәтләре күрсәтеләчәк. Фельдшер дистанцион рәвештә бюллетень ачарга, электрон рецепт язарга, табиб белән телемедицина консультациясе үткәрергә һәм медицина мәгълүматларын башка учреждениегә консультациягә җибәрергә мөмкин.